«КуркынычСыз интернет»: интеллектуаль уен (6+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «КуркынычСыз интернет» дигән интеллектуаль уен узды. 

БезОпасный..
23ф. Интеллект. игра Безопасный интернет (3)
23ф. Интеллект. игра Безопасный интернет (4)
23ф. Интеллект. игра Безопасный интернет
23ф. Интеллект. игра Безопасный интернет (2)

Уенда катнашучылар ике командага бүленде. Чара барышында балалар компьютерның барлыкка килү тарихын, нәрсә ул интернет, аның файдасы һәм зыяны турында искә төшерде, «бәйлелек», «интернет-бәйлелек», «мәгълүмати куркынычсызлык» төшенчәләре турында фикер алышты, «Риза – риза түгел», «Вирус-пазлны җый», «Смайл» уеннарында катнашты, анда дивардан смайликны куптарып алырга һәм арткы ягында язылган кагыйдәне төзергә кирәк иде. 

«Әкият ялган, әмма анда киная» уенында, танылган әкиятләрне кулланып, балалар Интернетның төп кагыйдәләрен искә төшерде, а в игре «Төенне бәйлә» уенында исә командалар чиратлашып төеннәрне бәйләп, челтәр буенча мәгълүмат тапшырды. 
Чарага күргәзмә, Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмә кәгазьләр әзерләнгән иде. Чара куркынычсыз интернетның җиде кагыйдәсе турында электрон презентация, «Фиксиклар» мультфильмыннан «Интернет» җыры белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: